news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Казанда Нуриев фестивале офлайн режимда гына узачак

Чара 17-26 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә була.

Быел Казанда Нуриев фестивале  офлайн режимда гына узачак
Илнар Төхбәтов

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Рудольф Нуриев исемендәге XXXIII Халыкара классик балет фестивале 17-26 декабрьдә Казанда бары тик офлайн режимында һәм онлайн-трансляцияләрдән башка гына узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Мәдәният министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

«Рудольф Нуриев исемендәге XXXIII Халыкара классик балет фестивале 2020 елның 17-26 декабрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә үтәчәк. Онлайн-трансляцияләр булмаячак», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Фестиваль программасында сигез спектакль бар, аларның икесен чакырылган коллективлар - Кремль театры һәм Борис Эйфман балет театры тәкъдим итәчәк.

  • 17 декабрь — «Баядерка».
  • 19 һәм 20 декабрьдә Кремль театры «Руслан һәм Людмила» спектаклен тәкъдим итәчәк.
  • 21 декабрь — «Шүрәле».
  • 22 декабрь — «Аккош күле».
  • 23 декабрь — «Дон Кихот».
  • 25 һәм 26 декабрьдә Борис Эйфман балет театры «Анна Каренина» спектаклен күрсәтәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы Covid-19 пандемиясе аркасында Нуриев фестивалендә РФ театрлары солистларына басым ясаячаклары хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100