news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген “Алтын битлек” театр премиясе лауреатлары билгеле булачак

Татарстанның ике татар театры проекты нәтиҗәләрне көтә.

Бүген “Алтын битлек” театр премиясе лауреатлары билгеле булачак
соцсети, Рамиль Гали

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген кич белән “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреатлары билгеле булачак. Тантана Большой театрның Яңа сәхнәсендә 19.00 сәгатьтә башлана.

Исегезгә төшерәбез, тантананы Татарстанның ике театры көтә. Берсе – Әлмәт театрының казах драматургы Олжас Жанайдаров пьесасы буенча куелган "Кибет" спектакле дүрт номинация буенча "Алтын битлек"кә тәкъдим ителгән иде. Болар - "Кече форматлы спектакль", "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә Мәдинә Гайнуллина һәм Диләрә Ибәтуллина, "Иң яхшы драматург" номинациясендә - Олжас Жанайдаров.

Шулай ук “Әлиф” хореографик спектакле дә “Алтын битлек” номинанты. Спектакль өч номинациядә тәкъдим ителә. Болар - "Иң яхшы заманча бию/спектакль", "Иң яхшы балетмейстер" номинациясендә Марсель Нуриев һәм "Иң яхшы биюче" номинациясендә Нурбәк Батулла.

Мәгълүмат өчен. "Әлиф" хореографик спектакленең идея авторы, режиссеры – Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы - Марсель Нуриев, композиторы - Эльмир Низамов. Авторларның идеясен сәхнәдә биюче Нурбәк Батуллин гәүдәләндерә – ул татар халкында 1927 елга кадәр гамәлдә булган гарәп имласын бии. Хореографик спектакльдә музыкантлар да катнаша. Сәхнәнең икенче ягында өч җырчы кыз Нурбәкнең хәрәкәтләрен – ул биегән хәрефләрне авазлар белән белдерәләр.

Камал театры да иртәгә буласы тантананы көтә. Чөнки театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында куйган “Антигона” спектакле дә җиде номинация буенча “Алтын битлек”кә тәкъдим ителгән. Шул исәптән, “Иң яхшы режиссер” номинациясе дә бар.

Мәгълүмат өчен. “Алтын битлек” милли театр премиясе – Россиянең иң дәрәҗәле театр премиясе. Номинантлар исемлеген формалаштыру өчен Россиянең йөздән артык шәһәрендә драма һәм курчак театры экспертлары - 555 спектакль, музыкаль театр экспертлары 277 спектакль караганнар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100