news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә «Моңнар агыла туган җирдә» халык иҗаты фестивале башланды

Фестиваль районның яңадан торгызылуына 30 ел тулуга һәм Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелә.

(Теләче, 10 октябрь, «Татар-информ», «Теләче информ», Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районының Баландыш авылы мәдәният йортында «Моңнар агыла туган җирдә» дип исемләнгән районкүләм халык иҗаты фестивале башланды.

Фестиваль муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә, районның яңадан торгызылуына 30 ел тулуга һәм Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелә. 

8 октябрьдә эстафетаны Олы Мәтәскә авыл җирлеге үзешчәннәре кабул итеп алды. Монда да фестиваль концерты авыл мәдәният йорты каршында оештырылган көзге ярминкә һәм кул эшләре күргәзмәсе белән башланып китте. Биредә укучылар алып килгән көзге нигъмәтләрдән — тозлык һәм кайнатмалардан тыш, сөт ризыклары да сатып алырга була иде.Төрледән-төрле тозланган һәм маринадланган гөмбә консервлары, умарта балы әлеге төбәкнең бренды буларак кабул ителде, диелә хәбәрдә.

Сәгать ярымга сузылган җырлы-моңлы тамашаны авыл халкы белән бергә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та кызыксынып карады һәм азактан сәхнәгә күтәрелеп, мәтәскәлеләрнең чыгышына уңай бәя биреп, уй-теләкләрен дә җиткерде. Төбәкнең актив сәнгатькәрләре аның кулыннан җирлек башлыгының Рәхмәт хатларын кабул итеп алырга да өлгерде. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100