news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай яшәгән кырыгынчы бүлмәне сурәтләгән музей тәрәзәсе тәкъдим ителде

10 октябрь, татар галимнәре фикеренчә, Габдулла Тукайның Казанга килгән көне.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). 10 октябрь, татар галимнәре фикеренчә, Габдулла Тукайның Казанга килгән көне. Бүген элеккеге «Болгар» кунакханә урынында салынган бинада, Г.Тукайның Җаектан Казанга кайтуына 110 ел тулуын искә алып, Тукай яшәгән кырыгынчы бүлмәне сурәтләгән “Безнең өчен мәңге изге йорт...” дип аталган витрина-экспозиция тәкъдим ителде. Бүген шушы витрина-экспозиция янында «Кайту: 110 елдан соң Тукайга, кырыгынчы бүлмәгә» дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырылды.

“Мондый музей витринасы Татарстанда бердәнбер. Әйтик, кеше музейга бармаса да, үтеп барышлый да үзенә кирәкле мәгълүматны алып китергә мөмкин”, - дип журналистларны экспозиция белән таныштырды Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова.

Татарстан Милли музее хезмәткәрләре Татарстан һәм Мәскәү урамнары чатында урнашкан бина почмагындагы 24 квадрат метрлы мәйданда Тукай бүлмәсен хәтерләткән экспозиция төзегәннәр. “Бик бәләкәй бүлмә булгач, башта куркып кына алынган идек. Әмма шушы экспозиция аша Тукай турында мәгълүмат бирергә булганны аңладык. Бу Тукай турында көне-төне сөйли ала торган “музей тәрәзәсе”, - дип дәвам итте Гөлчәчәк Нәҗипова. - Әлбәттә, Тукай бу урындыкларда утырмаган, бу урында ятмаган. Әмма болар шушы заман җиһазлары. Сез Тукайның шәхси әйберләре аз калганын беләсездер. Алар Тукай музеенда яңа экспозициядә урын алачак”.

Габдулла Тукай музее мөдире Гүзәл Төхфәтова экспозициянең Сибгат Хәкимнең “Кырыгынчы бүлмә” поэмасына нигезләнеп эшләнүен әйте үтте. Тукай яшәгән бүлмәнең нинди булганлыгы турында замандашлары истәлеге дә укылды.

«Кайту: 110 елдан соң Тукайга, кырыгынчы бүлмәгә» дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, “Иске шәһәр” префектурасы җитәкчесе урынбасары Алмаз Кәлимуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт чыгыш ясады. Тукайның “Пар ат”, “Шагыйрь” шигырьләрен Г.Камал театры артистлары - Г.Тукай бүләге лауреаты Илдус Әхмәтҗанов һәм яшь артист Ришат Әхмәдуллин укыды. Камал театры оркестры музыканты, скрипкачы Динә Закирова милли көйләрне яңгыратты.

“Безнең өчен мәңге изге йорт...” дип аталган витрина-экспозиция тәкъдим итү чарасына Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Кырлайдагы Тукай музее директоры Дамир Абдуллин, әдәбият галимнәре, Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнгән шәхесләр Зөфәр Рәмиев, Фоат Галимуллиннар килгән иде.

Билгеле булганча, Җаекта Габдулла Тукай 12 ел яшәп, шәхес, журналист һәм шагыйрь буларак җитлегеп 1907 елның көзендә Казанга кайта. Биредә ул 5 ел 8 ай яши.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100