news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният министры Тинчурин театрына яңа баш режиссер тәкъдим итте

Тинчурин театрына баш режиссер итеп Туфан Имаметдинов билгеләнде.

Мәдәният министры Тинчурин театрына яңа баш режиссер тәкъдим итте
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мәдәният министры Ирада Әюпова Тинчурин театры коллективына яңа баш режиссерны тәкъдим итте. Әлеге вазифага Туфан Имаметдинов билгеләнде.

«Театр ике ел баш режиссерсыз эшләде. Мин сезгә яңа баш режиссерны — Туфан Имаметдиновны тәкъдим итәм, — диде Ирада Әюпова коллективка. Ул Туфанның иҗади эшчәнлеген санап үтте, Мәскәүнең Милләтләр театрындагы эшләрен искә алды. Аның спектакльләре «Алтын битлек”кә тәкъдим ителгәнлеген ассызыклады.

«Туфан ирекле иҗатчы. Казанда ул ТЮЗда баш режиссер иде. Әмма баштан ук үзе милли театрның якынрак булуын әйткән иде. Хәзер бу мөмкинлек бар», — диде министр.

«Без баш режиссерлар белән бәйле вазгыятьне анализладык — алар күп түгел. Минем өчен баш режиссер ул монорежиссер түгел. Ул башкаларны кертмичә үзе генә куярга тиеш түгел, мәдәнияттә — театрларда да, музейларда да, китапханәләрдә дә бу проблема бар. Җитәкченең бурычы — театрның иҗади йөзен, сәнгати брендын булдыру», — диде Ирада Әюпова.

Министр театрда соңгы ике елда куелган күп кенә спектакльләрне караганлыгын әйтте. Театрга яшьләрне җәлеп итергә кирәклегенә басым ясады. «Пушкин картасы» белән активрак булырга киңәш итте.

«Сезнең эшләргә бөтен мөмкинлекләрегез бар. Грантыгыз да бар. Театрда куелган спектакльләрнең музыкаль бизәлешен югары дәрәҗәдә тәэмин итә алырлык Ильяс Камал кебек шәхесләрегез дә бар», — диде ул. Артистларның барысының да үзләрен ача ала торган рольләре булуын теләде.

«Сез миңа кирәкме, мин сезгә кирәкме — үзем өчен шушы проблеманы хәл итмичә монда килә алмый идем. Без сезнең белән бу театрда ике спектакль ясадык. Алдыбызда хәзер стратегия булдыру бурычы тора», — диде Туфан Имаметдинов.

«Театр бик уңышлы урында урнашкан. Бу тирәдә консерватория, музыка, хореография, тетар училищесы урнашкан, рәссамнар укый. Бөтен мәдәният белән бәйле кешеләр биредә яши һәм иҗат итә. Ә без алар белән азрак аралашабыз кебек. Элемтәләрне ныгытасы иде», — дип планнары белән бүлеште яңа баш режиссер.

«Зур хыялым — сез иҗатыгызны сәхнәдән күрсәтә алсагыз иде», — диде Ирада Әюпова. «Кара-каршы килеп түгел, киңәшеп, проблемаларны уртага салып, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәсәк иде», — диде театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов җыелышны төгәлләп. 

Артистлар яңа режиссерга өмет белән карыйлар. «Яңа режиссер театрыбызның тарихын тирәнтен белсен иде», дигән теләген җиткерде тетар артисты Зөлфия Вәлиева. «Вакыт күрсәтер. Артист өчен иң мөһиме рольләре булу», диде Миләүшә Нәҗмиева.

Театрның репертуар планарына килгәндә, спектакль куярга Венгрия режиссеры Сардар Таһиров киләчәк. Яшь режиссер Регина Саттарова Салават Юзеев пьесасы буенча «Кияү урлау» комедиясен, Резеда Гарипова «Асылкош» әсәрен куячак. Туфан Имаметдинов үзе Кама Аланында атом электр станциясе төзелеше белән бәйле документаль спектакль чыгарачак. Әзерлек эшләре яз көне үк башланган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100