news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Рәхимбай халыкара питчингта «Микулай» проектын тәкъдим итте

Фильмда Россия актеры Виктор Сухоруков төшә.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар кинорежиссеры Илшат Рәхимбай Халыкара кинопроектлар питчингында «Микулай» кинопроектын тәкъдим итте. Әмма комиссия башка проектка өстенлек биргән.

«Микулай» кинопроекты презентациясе питчингның якты мизгеле булды. Фильмда төп рольне Виктор Сухоруков башкарачак», — дип хәбәр итә Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең матбугат үзәге.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында халыкара питчинг үтте. Анда унбиш кинопроект катнашты. Җиңүче проектка 500 мең сумлык сертификат тапшырылды.

«Микулай» фильмы Мансур Гыйләҗевның шул исемдәге пьесасына нигезләнеп төшерелә. Әсәр ике татар театрында — Әлмәттә һәм Кариев театрында бара. Моноспектакльнең бердәнбер герое — бетеп барган авылда ялгызы яшәп ятучы Микулай исемле керәшен агае.

Илшат Рәхимбай фильмның жанрын этник фактуралы психологик триллер дип билгеләгән. Фильмның бюджеты 20 млн. сум. Режиссер аның инде ярты суммасы җыелуы турында әйткән.

Фильмны яклап Виктор Сухоруковның да чыгыш ясавына карамастан, эксперт комиссиясе әгъзалары башка фильмга өстенлек биргән.

Фильм кичә Питрәч районында төшерелә башлаган дигән хәбәр бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100