news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез!» фильмына Татарстан Президенты призы тапшырылды

Казанның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә Казан халыкара мөселман кинофестиваленең ябылу тантанасы бара.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман кинофестивалендә Татарстан Президенты призы Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез!» фильмына тапшырылды.

Призны ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев тапшырды.

Сәхнәгә призны кабул итеп алырга чыккан режиссер Илдар Ягъфәров бу призның иң әһәмиятлесе булуын ассызыклады. Ул кино төшерү төркеменә рәхмәтләрен җиткерде.

Татарстанда төшерелгән әлеге фильмның киносценарий авторы — Мансур Гыйләҗев.

Казан халыкара мөселман кинофестивалендә иң дәрәҗәле призларның берсе — Татарстан Президенты призы. Премиянең күләме 500 мең сум.

Казанның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә Казан халыкара мөселман кинофестиваленең ябылу тантанасы бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot