Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллының Орган залында Башкортстанның Милли симфоник оркестры чыгыш ясаячак
Бу юлы концерт программасында немец композиторы Густав Малерның 5нче Симфония до-диез минор яңгыраячак.
(Чаллы, 10 сентябрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). 18 сентябрьдә шәһәрнең Орган залында Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестры соло концерты белән чыгыш ясаячак.
Коллектив 30 ел инде Россиянең һәм дөньяның иң яхшы мәйданчыкларында чыгыш ясап, иң танылган музыкантлар белән хезмәттәшлек итә. 2021 елның апрелендә Татарстан һәм Удмуртия республикалары буенча гастрольләр кысаларында оркестр Орган залында төрле чор композиторларының якты шедеврларын тәкъдим итеп уңышлы чыгыш ясады.
Бу юлы концерт программасында немец композиторы Густав Малерның 5нче Симфония до-диез минор яңгыраячак. Композиторның искиткеч Бишенче симфониясе халык арасында иң яраткан һәм иң еш тыңланыла торган әсәрләреннән берсе. Аның музыкасы ике чорны берләштерә — XVIII гасырның Вена классицизмы һәм XX гасыр башы модернизмы.
Бишенче симфония язылуга Густав Малер тормышында ике шәхси вакыйга — драматик һәм бәхетле вакыйга этәргеч бирә. Симфониянең премьерасы Кельнда 1904 елның 18 октябрендә, автор җитәкчелегендә уза.
Дирижёр — Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестрының баш дирижёры һәм Россия Дәүләт академик симфоник капелла дирижеры, Башкортостан Республикасының атказанган артисты, Геннадий Рождественский һәм Валерий Полянский шәкерте Дмитрий Крюков (Мәскәү).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз