news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алмаз Нургалиевның «Җиде утрау арасында» фильмы кинофестиваль лауреаты булды

Казанның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә Казан халыкара мөселман кинофестиваленең ябылу тантанасы бара.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан кинофестивалендә «Иң яхшы документаль фильм» номинациясендә Алмаз Нургалиевның «Җиде утрау арасында» фильмы җиңде.

Фильм беткән авылның соңгы кешесе булган Габдулла турында. Фильм татарча төшерелгән.

Алмаз Нургалиев сәхнәдән татар телендә әти-әнисенә, якыннарына рәхмәтләрен җиткерде. «Фильмыбыз шулай бәяләнгән икән, димәк, без дөрес юлда», - диде ул.

«Җиде утрау арасында» — кинофестивальнең төп конкурсына кергән дүрт Татарстан фильмының берсе. 

Казанның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә Казан халыкара мөселман кинофестиваленең ябылу тантанасы бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot