news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар рәссамы Марат Гобәйдуллин: Күргәзмәдә төшемә кергән образлардан туган эшләр бар

Казанда Марат Гобәйдуллинның исламга багышланган беренче күргәзмәсе ачылды

Татар рәссамы Марат Гобәйдуллин: Күргәзмәдә төшемә кергән образлардан туган эшләр бар
Рамиль Гали

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бүген «Казан Кремле» музей-тыюлыгы Ислам мәдәнияте музеенда татар рәссамы һәм скульпторы Марат Гобәйдуллинның исламга багышланган беренче күргәзмәсе ачылды. Автор әйтүенчә, «Милли мираска сәяхәт» күргәзмәсендә Казан ханлыгына караган картиналар һәм төшенә кергә образлардан туган эшләр бар.

«Бу — ислам диненә багышланган беренче күргәзмәм, аңа кадәр, нигездә, пейзажларны тәкъдим итә идем. Күргәзмәдә Казан ханлыгына караган картиналар, төшемә кергән образлардан туган эшләр дә бар. Санкт-Петербургка укырга киткәч, туган якны тагын да күбрәк ярата башладым, ислам мәдәниятенә кызыксыну уянды. 2005 елдан шамаилләр ясыйм, гарәп телен өйрәнә башладым», — ди автор.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рабис Сәлахов рәссамны күргәзмә ачылу белән котлады. «Марат татар сәнгатендә үз сукмагы белән баручы рәссамнарның берсе. Шулай ук ул тимер белән дә эшли, ә андыйлар бик аз», — диде ул һәм авторга уңышлар теләде.

Каллиграфчы Нәҗип Нәккаш фикеренчә, рәссам каллиграфия ягыннан белемен арттырса, аның эшләре тагын да билгеле булыр. «Марат, нигездә, киндердә эшли һәм шул өслектә каллиграфия куллана. Автор картиналарында элекке тарихны күз алдына китереп бастырырга тырыша. Ул Болгар чорларындагы архитектураны дөрес итеп күрсәтә белгән, Коръән аятьләрен дә кертеп җибәргән. Аның эшләреннән яктылык тарала», — дип сөйләде ул.

Күргәзмәдә рәссамның соңгы унбиш елда ясалган кырыкка якын эше тәкъдим ителә. Эшләре киндер, гипс, металл кулланып эшләнгән. Күргәзмә тарихка бәйле картиналардан кала дини эчтәлекле эшләрне дә күрергә була. Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев күргәзмә кысаларында төрле очрашулар булачагын әйтте. Күргәзмә октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Марат Гобәйдуллин 1977 елда Казанда туган, Казан сәнгать училищесын һәм А. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясен тәмамлаган. Бүгенге көндә ул Россия Рәссамнәр берлеге әгъзасы. Авторның беренче шәхси күргәзмәсе Германиядә узган. Марат Гобәйдуллин ясаган тимер сыннар Казан, Иннополис һәм Яшел Үзән урамнарын бизи.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100