news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Закировның 75 еллыгына багышлап Коръән китаплары күргәзмәсе ачыла

Күргәзмә Ислам мәдәнияте музеенда 2020 елның октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). 15 сентябрьдә 15: 00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда «Коръән дөнья халыклары телләренә тәрҗемәләрдә» (Шамил Закировның 75 еллыгына) күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Г.Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәнең күпчелек өлешен Шамил Закиров тарафыннан бирелгән материаллар алып тора. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее материаллары коллекцияне булдыру контекстын шәрехли.

Күргәзмә Европа (рус, инглиз, поляк, португал, фин һ.б.) һәм Көнчыгыш (япон, урду, хинди, кытай) телләрендәге, шулай ук Россия һәм БДБ илләре халыкларының телләрендәге Коръән коллекцияләре белән таныштыра. Коръән басмаларының географиясе мөселманнарның төп китабы белән кызыксынуның киңлеген күрсәтә.

Тәкъдим ителгән китаплар бүләк язуларына ия, аларның кайберләрендә «Кол Шәриф мәчете Коръән китабы» («Кол Шәриф мәчетенең Коръән китапханәсе») легендасы язылган махсус мөһерне күрергә мөмкин. Шамил Закиров үз коллекциясендәге китапларны шулай билгеләгән. Аерым экземплярлар Россиядә туып-үскән, чит илләрдә яшәүче һәм хезмәттәшләре тарафыннан бүләк ителгән.

Күргәзмә 2020 елның октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. 

Шамил Зиннур улы Закиров (1945-2012) - 1985-2012 елларда Г. Камал исемендәге театр директоры, җәмәгать һәм театр эшлеклесе. Ул «Казан Кремле» музей-тыюлыгына 613 уникаль экспонат тапшырган. Алар арасында Коръән, Изге китапка тәрҗемәләр һәм аңлатмалар, Коръән фәннәре буенча хезмәтләр, шамаилләр, декоратив-гамәли сәнгать предметлары һ.б. бар. Әлеге материаллар «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларында саклана һәм өйрәнелә, шулай ук күп кенә күргәзмә проектларында мөһим экспонатлар булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100