news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурбәк Батулланың «Sak-sok» перформансы хореографлар конкурсында катнаша

«Sak-sok» перформансы шул исемдәге татар халык бәетенә нигезләнгән.

Нурбәк Батулланың «Sak-sok» перформансы хореографлар конкурсында катнаша
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Алтын битлек» лауреаты, хореограф Нурбәк Батулла үзенең яңа эше белән Context. Diana Vishneva яшь хореографлар конкурсында катнаша. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә проектның администраторы Алена Батуллина хәбәр итте.

Конкурсны оештыручылар 100дән артык гариза арасыннан биш проектны сайлап алганнар. Тамашалар 14, 15 октябрьдә Мәскәүнең «Гоголь-центр» сәхнәсендә һәм 18 октябрьдә Санкт-Петербургта — Борис Эйфманның Балалар бию театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

«Sak-sok» перформансы шул исемдәге татар халык бәетенә нигезләнгән. Бәеттә ук аркасында талашып әниләре тарафыннан каргалган ике малай турында сүз бара. Алар кошларга әвереләләр һәм беркайчан да очраша алмыйлар. Әниләре дә каргышын үзгәртә алмый…

Перформансның солистлары — Нурбәк Батулла, Марат Казыйханов. Музыкант — Ислам Вәлиев, вокал — Татьяна Ефремова. Ут, медиа — Рәшит Османов. Перформанста катнашучы музыкантлар сэмплерда, думбрада уйныйлар, бәетне көйлиләр.

Авторларны перформанска Идел буе немецлары гаиләсендә үскән совет галиме Владимир Проппның тылсымлы әкиятләрнең тарихи тамырларын өйрәнгән китабы рухландырган. Галим фикеренчә, бөтен халыкларның тылсымлы әкиятләре бер структура буенча язылган. Аларда борынгы йолалар һәм ритуаллар шифрланган. Еш кына бу инициация ритуалы, ягъни, индивидуумның яңа үсеш баскычына күчүе.

«Заманча җәмгыять инициация йолаларыннан баш тартты. Әмма бездә рухи көч ихтыяҗы бар. Мөгаен, рухи көч эзләү — иҗат функцияләренең берседер. Без перформансыбызны борынгы бабаларыбыз белән элемтә ихтыяҗы булган яшьләр өчен инициация йоласына әверелдерергә телибез», — ди иҗатчылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100