news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Алтын битлек»кә дәгъва иткән «Әллүки» спектакле Мәскәүдә сентябрьдә күрсәтелә

«Алтын битлек» премиясе лауреатлары 30 октябрьдә билгеле булачак.

«Алтын битлек»кә дәгъва иткән «Әллүки» спектакле Мәскәүдә сентябрьдә күрсәтелә
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туфан Имаметдиновның «Әллүки» спектакленең «Алтын битлек» программасы кысаларында Мәскәүдә күрсәтелү вакыты билгеле. Программа фестивальнең рәсми сайтына урнаштырылган.

Дәрәҗәле премиягә тәкъдим ителгән спектакль Мәскәүдә Тарих музееның күргәзмәләр комплексында 13 сентябрьдә күрсәтеләчәк. Башлану вакыты - 15.00 һәм 20.00 сәгатьләрдә.

«Алтын битлек» премиясе лауреатлары 30 октябрьдә билгеле булачак.

  • «Әллүки» спектакле «Алтын битлек» театр премиясендә өч номинациядә катнаша. Спектакль «Опера спектакле» номинациясендә, Туфан Имаметдинов «Режиссер эше», Эльмир Низамов «Музыкаль театрда композитор эше» дигән номинацияләрдә җиңүгә дәгъва кыла.
  • Туфан Имаметдинов бу спектакльне 2018 ел ахырында Казанда тәкъдим иткән иде. Спектакльнең асылы - туган телне саклау турында кисәтү. Аның нигезендә үлеп барган телләргә тәрҗемә ителгән Тукай шигырьләре ята. Шигырьләрне Казан Яшь тамашачы театры актерлары һәм саңгырау-телсез дүрт кеше сөйли.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100