news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Качалов театры 11 сентябрьдән тамашачыларны кабул итәчәк

Качалов театрында тамашачыларның һәм хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган.

Качалов театры 11 сентябрьдән тамашачыларны кабул итәчәк
архив/Владимир Васильев

(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Качалов театры 11 сентябрьдә яңа сезонын ачачак – билетлар сатуга чыккан. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Качалов театры 230нчы сезонын репертуарындагы хиты - Бомаршеның «Безумный день, или Женитьба Фигаро» комедиясе белән ача.

Театрның кассасы бүгеннән эшли башлаган. Сатуда Зур һәм Кече сәхнәләрдә уйналачак барлык спектакльләргә дә билетлар бар. Театр кассага билет алырга килүчеләргә битлек һәм перчатка булу шарты турында искә төшерә.

Театр сезоны ачылган көннәрдә Качаловның 145 еллыгына багышланган күргәзмә дә ачылыр дип планлаштырыла. 17 сентябрьдә Илья Славутский куйган «Бал воров» спектакленең премьерасы чыгарыла.

Качалов театрында тамашачыларның һәм хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Тамашачы эпидемиологлар тәкъдимнәрен истә тотып утыртылачак, бина дезинфекция чаралары кулланып җыештырылачак.

Холларда һәм залларда һаваны чистарту системасы урнаштырылган, антисептиклар куелган. Ишектән керүчеләрнең температурасы үлчәнә. Тамаша залларында вентиляция системасы көйләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100