news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада шагыйрь Рәми Гарипов турында киноны төшереп бетерделәр

Киноның премьерасы 2022 елның февраленә планлаштырылган.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповка багышланган «Шагыйрь көндәлеге» дигән тулы метражлы нәфис фильмны төшереп бетерделәр.

Режиссер Булат Йосыпов җитәкчелегендәге кино төшерү төркеме иң зур тарихи реконструкцияне төшерде, дип хәбәр итте «Башинформ».

Иҗади төркем сөйләгәнчә, республика кинематографы тарихында беренче тапкыр шундый зур финанс чыгымнары тотылды, кешеләр һәм техник ресурслар җәлеп ителде. Кино төшерү өчен халыктан 1,5 млн сум җыелган, дәүләт 16 млн сум биргән.

Фильмны Уфада һәм Чишмә районында 39 сменада төшергәннәр. Июльдә Самарада кырыгынчы смена булачак.

Киноның премьерасы 2022 елның февраленә планлаштырылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100