news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Театраль Сабантуй 20 июньдә була

Бәйрәмне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Апас муниципаль районы хакимияте оештыра.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). 20 июньдә 11:00 сәгатьтә Татарстан Апас районында XIII Театраль Сабантуй була.

Быел да традицион бәйрәмгә Татарстанның дәүләт театрлары артистлары һәм хезмәткәрләре, шулай ук күпсанлы кунаклар киләчәк. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анда Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, «Әкият» татар дәүләт курчак театры, Өмәтбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры, Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар дәүләт драма театры, Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры, Буа дәүләт драма театры, Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры катнаша.

Театраль Сабантуйны Татарстан Президенты ярдәме белән республика Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Апас муниципаль районы хакимияте оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100