news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры спектакле Россиянең кече шәһәр театрлары фестивале лауреаты булды

Россиянең кече шәһәр театрлары фестивале быел Чаллыда үтте.

Әлмәт театры спектакле Россиянең кече шәһәр театрлары фестивале лауреаты булды
Владимир Васильев

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театрының «Көзге сере» спектакле Россиянең кече шәһәр театрлары фестивале лауреаты булды.

Әлмәт театры фестивальнең иң зур призы — «Зур формалы иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңүче булды, дип хәбәр итә театр җитәкчелеге.

Фестиваль шартлары буенча театр әлеге әсәрен Мәскәүнең Милләтләр театры сәхнәсендә күрсәтәчәк.

«Көзге сере» спектакле Виталий Губаревның «Алдавыч көзгеләр патшалыгы» («Королевство кривых зеркал») әсәре сюжеты нигезендә куелган. Спектакль өчен пьеса режиссер Антон Федоров заказы буенча язылган.

Спектакль — «Алтын битлек» театр премиясе номинанты, «Нәүрүз» фестивале катнашучысы.

Россиянең кече шәһәр театрлары фестивале быел Чаллыда үтте. Фестивальдә Татарстаннан ике генә театр — «Мастеровые» һәм Әлмәт театры гына катнашты. Лауреатлар кичә фестивальнең ябылу тантансында игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100