news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Канатлы барслар авторы Даши Намдаковка Тукайга багышланган истәлекле билге тапшырылды

Росссия Рәссамнар берлеге әгъзасы Даши Намдаков «Казан» гаилә үзәге янына куелган сыннарны ясады.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Росссия Рәссамнар берлеге әгъзасы Даши Намдаковка Габдулла Тукайның тууына 135 тулуга багышланган истәлекле билге тапшырды.

Сынчы Татарстан белән актив хезмәттәшлек итә. Ул «Казан» гаилә үзәге янына куелган композиция авторы. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан символлары — канатлы ике барс һәм Казан символлары — ике зилант гаилә нигезләренең какшамас гаилә традицияләренең нык булуын күрсәтергә тиеш», диелә бу хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100