news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә театры кәрәзле телефоннарны сүндерүне сорап, яңа аудиобелдерүләр яздырган

Хәзер фотога төшерүләр һәм телефон шалтыратулары азайды.

Бөгелмә театры кәрәзле телефоннарны сүндерүне сорап, яңа аудиобелдерүләр яздырган
Бөгелмә драма театры фотосы

(Бөгелмә, 10 май, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). А. В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры актерлары кәрәзле телефоннарны сүндерүне сорап, гадәти булмаган аудиобелдерүләр яздырдылар. Бу хакта театр мөдире Юлия Исмәгыйлова сөйләде.

«Элек барлык спектакльләргә дә бер белдерү булды, аннары һәрберсенә аерым язарга булдык. Без юмор белән эш итәргә теләдек, чөнки тамашачыдан кесә телефонына фотога төшермәү яки тавышын өзү турында күпме генә сорасак та нәтиҗә юк диярлек. Шуңа күрә без тамашачы безне ишетсен өчен бу стандарт булмаган алымны кулландык», — дип сөйләде агентлыкның әңгәмәдәше.

Нәтиҗәдә, апрельдән май аена кадәр артистлар яңа аудиообъявкалар язды — тамашачыларга сәламләү сүзләрен камерага төшермәү һәм кәрәзле телефоннары тавышын өзү үтенече белән яздылар. Хәзер һәр спектакль алдыннан, шул исәптән балалар өчен дә, бу спектакльләрнең төп рольләрен башкаручыларның тавышлары яңгырый, өстәвенә, текстлар төрле.

«Беренче чиратта без телефон шалтыратуларыннан арынырга теләдек. Һәм, әлбәттә, актерларга аларны кесә телефоннарына төшерүләре ошамый. Бездә, чыннан да, фотога төшерүләр һәм телефон шалтыратулары азайды», — дип уртаклашты Юлия Исмәгыйлева.

Бөгелмә драма театры мөдире сүзләренчә, һәр театрда бу белдерүләр охшаш.

«Кадерле тамашачылар! Зинһар, кәрәзле телефоннарыгызны сүндерегез. Залда шулай ук фотога төшерү һәм видео — һәм аудиоязмалар ясау тыела», - ди «Сатирикон»да тамашачыларга спектакль алдыннан Константин Райкин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100