Төмәндә - Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә

Апрель аеның ахырында Төмән шәһәренең Тимеръюлчылар мәдәният сараенда Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган бәйрәм тантанасы - әдәби-музыкаль кичә зур уңыш белән үтте
(Төмән, 10 май, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмән тарихында гомумән беренче әдәби-музыкаль кичә иде Габдулла Тукайга багышланган кичә. Аны өлкә милли мәдәниятлар комитетының финанс ярдәмендә өлкә милли мәдәниятлар йортының татар бүлеге һәм Кырынкүл мәктәбе катнашы белән “Ак калфак” өлкә татар хатын-кызлар оешмасы әзерләп үткәрде.
Кичәдә Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы аның шигырьләре, аның сүзләренә язылган, аның иҗатына бәйле җырлар, Резеда Вәлиева, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Булат Сөләймановларның Тукайга багышланган шигырьләре белән уралып баруы тамашачылар күңеленә бик тә хуш килде.
Иҗаты ислам фәлсәфәсе белән сугарылган, иман нурлары яктысында балкып торган Тукай кичәсенең Коръәни-Кәримнең беренче аятен - “Әлхәм”не яңгыратып уку белән ачылуы да тамашачыларга аеруча ошады. Аны моңлы тавышы белән танылган музыкант Әбүзәр Миңлебаев укыды.
Кичәдә Татарстан Мәдәният министрлыгы юллап җибәргән җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты Зөһрә Сәхабиева белән композитор-баянчы, Халыкара конкурслар лауреаты Рафинад Салахов катнашты. “Бәйрәм бүген” “Әллүки”, Тәфтиләү” “Кырлай, “Туган авыл” һәм шагыйребез иҗатына бәйле башка күп кенә җырларны Рафинад Салаховның баянда уйнавына кушылып, яраткан җырчыбыз Зөһрә Сәхәбиева башкарды. Тукайның кайбер шигырьләрен дә югары сәнгати осталык белән укыды Зөһрә ханым.
Кичә программасында шулай ук Төмән шәһәренең Хәким Мирхәйдаров җитәкчелегендәге “Дуслык” Халык җыр ансамбле катнашты, бу коллективның солисты Гөлсем Хәйруллина Тукай язып алган кайбер халык җарларын да җиткерде тамашачыларга. Әбүзәр Миңлебаев исә, курайда уйнап, милли моң бизәкләре өстәп торды кичә программасына. Тукай шигырьләрен Төбәк мәгарифен үстерү институтында аның доценты Рафаэль Һадиев өлкә укытучылары һәм укучылар өчен Габдулла Тукайга багышлап үткәргән фестивальдә җиңеп чыккан укучылар да укыдылар. Кичә барышында сәхнәгә урнаштырылган экранда Төмән шәһәренең шул ук Кырынкүл бистәсенгдәге 52 нче мәктәп мөдире Алифә Манкаева әзерләгән слайдлар ярдәмендә Тукай, аның дуслары һәм замандашлары, аңа бәйле тарихи истәлекләр гәүдәләнеп торды.
Кичәне саф татар телендә, югары эмоциональ дулкында өлкә Милли мәдәниятлар йортының татар бүлеге җитәкчесе Гөлфия Хәлитова белән Тукай фестиваленең татар теле укытучылары ярышында шагыйрьгә багышлап үткәргән дәресе өчен лауреат исеменә лаек булган Төмән шәһәренең 52 нче – Кырынкүл – мәктәбенең татар теле укытучысы Халидә Кирамова алып барды. Кичәнең режиссеры югары квалификацияле мәдәният белегече Фәрит Хәкимов иде.
Әйтергә кирәк, бу кичәне әзерләүдә һәм үткәрүдә киң татар җәмәгатьчелегенең, мәдәният учреждениеләренең катнашмавы сәер дә, күңелсез дә булды, әмма шуңа да карамастан, җәлеп ителгән көчләр белән генә дә милләтебез горурлыгы булган Габдулла Тукайның бөеклеген, аның иҗатының дөнья мәдәниятендә тоткан урынын, иҗатының бүгенге көндә дә милли үсештәге ролен ачып күрсәтү идеясе аңа багышланган ике зур чарада – Төбәк мәгарифен үстерү институтында Тукайга багышлап үткәрелгән фестивальдә һәм әдәби-музыкаль кичәдә гамәлгә ашты.
Кичәдә катнашу өчен оста баянчы Рафинад Салахов белән моңсарыбыз Зөһрә Сәхабиеваны юллап җибәргәне өчен Татарстан Мәдәният министрлыгына тамашачылар исеменнән олы рәхмәтләрен юлладылар кичәне әзерләп үткәрүчеләр. Бөтендөнья татар конгрессының төбәкләр белән эшләүче белгече Марс Тукаевка да, бу кичәне әзерләү чорында күрсәткән ярдәме һәм теләктәшлеге өчен, Төмән “Ак калфак” җәмгыятенең җылы рәхмәте барып ирешсен иде.