news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле федераль проект кысаларында гастрольләрдә булган

Коллектив Пермьдә, әлеге крайның Лысьва һәм Барда шәһәрләрендә, шулай ук, Свердловск өлкәсеннән Михайловское шәһәрендә концертлар куйган.

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле федераль проект кысаларында гастрольләрдә булган
Александр Эшкинин/архив

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле федераль проект кысаларында Пермь крае һәм Свердловск өлкәсендә чыгышлар ясаган.

«Гастрольләр уңышлы узды, уңыш күрсәткече — ул тамашачы. Без кайсы гына шәһәрдә чыгыш ясасак та Татарстан коллективы чыгышларының югары бәяләнүен күрдек», — ди ансамбль директоры Юрий Жуков.

Коллектив Пермьдә, әлеге крайның Лысьва һәм Барда шәһәрләрендә, шулай ук, Свердловск өлкәсеннән Михайловское шәһәрендә концертлар куйган.

«Гастрольләргә ансамбль үзенең „Мирас“ программасын алып чыкты. Программа нигезендә ансабль коллекциясенең шедеврлары ята», — дип хәбәр итә дәүләт ансамбленең матбугат үзәге.

Гастрольләр РФ Мәдәният министрлыгының бөтенроссия гастроль-концерт планы буенча «РОСКОНЦЕРТ» оешмасы тарафыннан оештырылган.

2021 елда «РОСКОНЦЕРТ» 28 милли иҗат коллективын «Зур гастрольләр» проектына керткән. Әлеге проектка ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә кертелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100