news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда Санкт-Петербург рәссамының картиналар күргәзмәсе ачылды

Картиналарда аның татар мәдәниятенә, халык тарихына һәм аның борынгы гореф-гадәтләренә карата үзенчәлекле мәхәббәте дә чагыла.

Азнакайда Санкт-Петербург рәссамының картиналар күргәзмәсе ачылды
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 10 апрель, «Татар-информ», «Маяк», Лиза Нурлыева). Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Россия һәм Татарстан рәссамнары берлеге әгъзасы Илдус Вахитовның картиналарыннан шәхси күргәзмәсе ачылды.

«Санкт-Петербург рәссамы узенең иҗатында берничә теманы яктырта, аның иң яраткан жанры — пейзаж. Флотта хезмәт иткәнгәдер, үзе сәяхәт иткән диңгезләрне чынбарлыгы белән күрсәтә. Татар мәдәниятенә, халык тарихына һәм аның борынгы гореф — гадәтләренә карата үзенчәлекле мәхәббәте дә чагыла. Петербургта яшәү дәверендә борынгы шәһәрнең һәр күзәнәген оста итеп яктырта», — дип хәбәр итә безгә музей экскурсоводы Гөлфия Мостафина.

Илдус Вахитов 1956 елда Уралда, Свердловск шәһәрендә туган. Мәктәптә укыган елларында ук рәсем ясарга ярата, студиягә йөри. Туган шәһәрендә сәнгать — профессиональ училищесында укый, шулай ук югары белем алуга ирешә.

«Тормыш көзгесе» картиналар күргәзмәсе 31 майга кадәр эшлиячәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100