Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Мишәр» ансамбле һәм «Кәрван мирас» концертларының видеоязмалары интернетка куелган
Видеоязмалар арасында 25 еллык «Урмай моңы», сигез еллык «Урмай Зәлидә», унлап «Кәрван мирас» концерты, «Мишәр» ансамбленең төрле еллардагы чыгышлары бар.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чуашстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте үзенең 30 еллык эшчәнлеген күрсәткән видеоязмаларын интернетка урнаштырган. Бу хакта оешма рәисе, «Мишәр» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итә.
«40 ел мәдәният өлкәсендә эшләп мондый хәлдә калган юк иде. Без гел хәрәкәттә булырга күнгән кешеләр, хәзер виртуаль эшләргә күчеп барабыз. Буш вакытта архивны барлыйбыз. 30 ел эчендә 200гә якын видеоязма тупланган», — ди Фәрит Гыйбатдинов.
Видеоязмалар арасында 25 еллык «Урмай моңы», сигез еллык «Урмай Зәлидә», унлап «Кәрван мирас» концерты, «Мишәр» ансамбленең төрле еллардагы чыгышлары бар. «Барысын да интернетка куйдым, теләгән вакытта кереп карарга мөмкин. Теләгебез — ил буенча килгән чирдән котылып, эшебезне дәвам итү», — ди ул.
«Махсус санитар-эпидемиологик режим чорында безнең „Кәрван мирас“ проекты да азрак тәнәфес алды. Алдарак Чуашстанда һәм Татарстанның Кайбыч районнарында дистәгә якын концерт күрсәттек. Волгоград, Кабардино-Балкария, Чечен Республикалары, күрше төбәк шәһәрләренә гастрольләр кичектерелде», — ди Фәрит Гыйбатдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз