Бүген ИлСаф онлайн-концертлар марафонына кушыла

Әлеге чарада Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Диләрә Ваһапова, Лэйна, Артур Шәмгунов, Илназ Сафиуллин, Фирдүс Тямаев, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рәдиф Кашапов, Ильяс Гафаров һәм башкалар чыгыш ясады инде. ⠀

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның халык артисты ИлСаф, өйдә изоляциядә утырган барлык кешегә теләктәшлек күрсәтү максатыннан, #айдадомой онлайн-концертлар марафонына кушылачак. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Онлайн-концерт бүген, 10 апрельдә, 19.00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы» ютуб каналында башлана. 

#айдадомой онлайн-концертлар сериясе кысаларында Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Диләрә Ваһапова, Лэйна, Артур Шәмгунов, Илназ Сафиуллин, Фирдүс Тямаев, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рәдиф Кашапов, Ильяс Гафаров, «Ямьле» вокаль төркеме, Зәринә Вильданова, CheekLaWeek ансамбле, шулай ук StandUp Club Kazan, Yummy Music: Malsi Music, Ilgiz, K-Ru резидентлары чыгыш ясады инде.

Онлайн-концертлар махсус санитар-эпидемиология режимы дәвам иткән вакытта даими рәвештә трансляцияләнәчәк.