news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Россиянең чигелгән картасы» акциясендә Татарстан картасын Луиза Фәсхетдинова чигә

Акция халык һөнәрчелегенә ярдәм итү һәм чигүле тукыма рәвешендә илебезнең картасын иҗат итү максатыннан оештырылган.

«Россиянең чигелгән картасы» акциясендә Татарстан картасын Луиза Фәсхетдинова чигә
Таткультресурсцентр матбугат үзәге

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан «Россиянең чигелгән картасы» бөтенроссия акциясендә катнаша.

«Акция кысаларында декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендә танылган рәссам Луиза Фәсхетдинова Россия картасының бер фрагментын — Татарстан картасын чигә», дип хәбәр итә Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәге.

Акция халык һөнәрчелегенә ярдәм итү һәм чигүле тукыма рәвешендә илебезнең картасын иҗат итү максатыннан оештырылган. Аның төрле фрагментлары һәр регионның үзенчәлеген ачып бирә, диелгән хәбәрдә.

«Һәр регион үзендә яшәүче җирле халыкның чигү техникасын куллана. Үзебезнең фрагментта мин татар орнаментларын чагылдырам. Тамбурлы чигүнең берничә төрен һәм республика байлыгын символлаштыру өчен алтынлап чигүне кулланам», — дигән Луиза Фәсхетдинова.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясенең 60 субъекты остасы эшкә керешкән.


Луиза Фәсхетдинова — ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Әмир Мәҗитов музее мөдире, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100