Апрель аенда Казанда Башкорт дәүләт драма театры гастрольләре көтелә

Театр гастрольләре Мостай Кәримнең «Кыз урлау» комедиясе белән ачыла, «Зөләйха күзләрен ача» драмасы белән ябыла.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Апрель аенда Казанда Гафури театры гастрольләре көтелә. Спектакльләр Камал театры бинасында була. Билетларны Камал театры сайтыннан һәм кассасыннан сатып алырга мөмкин.

Башкорт драма театрының афишасына 6 спектакль кертелгән, шуның өчесе премьера.

Театрның гастрольләре 13 апрельдә Мостай Кәримнең «Кыз урлау» комедиясе белән ачыла.

Афишада татар тамашачысы бик яраткан артистлар — Нурия Ирсаева белән Фидан Гафаров катнашкан «Бәхет хакы» музыкаль мелодрамасы да бар. туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Сөяркә» спектакле дә күрсәтеләчәк.

Театр Казан гастрольләре «Алтын битлек» кә ия булган данлыклы спектакльләре «Зөләйха күзләрен ача» драмасы белән 17 апрельдә ябыла.