«Аулак өй» татар яшьләрен утырмага җыя

«Аулак өй» татар яшьләрен утырмага җыя

(Уфа, 10 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфада татар яшьләренең «Аулак өй» исемле өр-яңа ял һәм күңел ачу клубы үз эшен башлап җибәрде. Популяр яшь җырчы һәм музыкант Айрат Халиков тырышлыгы белән ачылган чын милли клуб үзенең тәүге кичәсен үткәрде.

«Бисмилла» әйтеп, тәүге кичәне ачканда, Айрат Халиков үзе оештырган клубның максатлары хакында сөйләп болай диде:«Әлбәттә, әлеге эшне башлау җентекле әзерлек таләп итте. Бу идея белән мин күптән янып йөри идем, шуңа күрә аны гамәлгә ашыру өчен дә әзерлекне байтак элек башладым. Уфада югары һәм махсус урта уку йортларында белем алучы, төрле ширкәтләрдә һәм оешмаларда эшләүче татар яшьләре дистәләрчә мең. Менә аларның ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү өчен мөмкинлекләр юк дәрәҗәсендә иде. Әлеге бушлыкны «Аулак өй» клубы бераз гына булса да тулыландырыр дип өметләнәбез. Аннан шуны да әйтергә телим – «Аулак өй» гади ял урыны гына булмаячак. Асыл ниятебез – Уфадагы татар егетләре һәм кызлары арасында җыр-биюгә маһир талантларны ачу һәм аларга зур сәхнәгә чыгарга ярдәмләшү. Икенче максатыбыз – «Аулак»ка танылган һәм үсеп килүче яшь җырчыларны, музыкантларны һәм композиторларны һәрдаим чакырып тору. Исеменнән үк күренүенчә, безнең клуб яшьләрнең бер-берсе белән очрашып танышу урыны да. Моңарчы үз яртысын таба алмый зарыккан яшьләребез биредә үз парларын да табарлар әле».

А. Халиков сүзләренчә, «Аулак өй» клубының даими эшләүче иҗат коллективы да булдырылган. Анда республикада танылып өлгергән яшь татар җырчылары һәм музыкантлары керә икән. Руслан Зөлкарнәев, Илфидә Нуриәхмәтова, Илнур Вәлитов кебек яшь талантларның да коллективка кушылуы «Аулак өй»нең уңышлы эшләп китүенә булышлык итәчәк, әлбәттә. Клубның кичәләрендә халкыбызның борынгы җырларын популярлаштыруга да зур игътибар биреләчәк икән.

– Бүгенге көндә халык җырларын заманча ритмнарга салып, сәхнәгә чыгару отышлы, минемчә, – ди А. Халиков. – Чөнки андый җырларны яшьләр дә яратып тыңлый. Халкыбыз моңнары аша яшьләр күңеленә юл таба алабыз икән, димәк эшебез бушка китми булып чыга. Милләтнең киләчәген югалтмыйк дисәк, иң беренче чиратта без яшьләр белән буыннар бәйләнешен ныгытырга тиешбез.

«Аулак өй» кичәләре һәр атнаның якшәмбесендә Уфаның Тимер юлчылар мәдәният сараенда үтәчәк. Татар яшьләренең биредә күңелле һәм файдалы ял итәчәгенә һич кенә дә шикләнми Айрат әфәнде.

Шулай итеп, үзе дә талантлы шәхес булган татар егете зур эшләр башлап тора. Үзе дә тамашачылар мәхәббәтен яулаган җырчы буларак, күп көч салып оештырган ял үзәгенең уңышлы эшләвенә үзе дә илһамлы иҗаты белән зур өлеш кертәчәк, әлбәттә. Милләтебезнең алдагы көнен хәстәрләп яшәүче шундый уңган егетләр булганда, Башкортстан татарлары тормышы тагын да күркәмрәк булыр, шәт.