news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Мирас» фестивале концертлары башланып китте

Киләсе концертлар 12 һәм 16 февраль көннәрендә булачак.

Казанда «Мирас» фестивале концертлары башланып китте
ТР Дәүләт симфоник оркестры матбугат үзәге

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестиваленең беренче концерты мәшһүр татар композиторы Мансур Мозаффаров иҗатына багышланган иде. Программа композиторның тууына 120 ел булуын искә алып аның әсәрләреннән төзелгән.

Фестиваль кичә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында башланып китте. Концерт алдыннан алып баручылар Александра Нагорнова һәм Руслан Закиров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләре җиткерделәр.

«Фестиваль республиканың мәдәни тормышында урын алды. Татарстанның уникаль милли-мәдәни колоритлы бай мәдәни мирасы төрле буын татар композиторлары иҗатында ачык чагыла һәм Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры башкаруында заманча яңгыраш ала», — диелгән иде сәламләүдә.

Программада — композиторның Татар темаларына 1932, 1938 елларда язылган увертюралар, «Галиябану» операсыннан күренешләр, Мулланур Вахитов истәлегенә симфоник поэма һәм җырлар.

ТР Дәүләт Симфоник оркестрына кушылып Илүсә Хуҗина (сопрано), Алмас Хөсәенов (тенор), Руслан Закиров (баритон) «Галиябану» операсыннан арияләр һәм җырлар башкарды. Тамашачы алдында виолончель белән Ильяс Камал, скрипка белән Динә Хисанбиева чыгыш ясады. Концертның дирижёры — Казан консерваториясе профессоры Ринат Халитов.

Киләсе концертлар 12 һәм 16 февраль көннәрендә булачак. 12 февраль көнне дирижер — Айрат Ишморатов, 16 февральдә — Айрат Кашаев. Фестивальгә нигез салган Александр Сладковский соңгы елларда үзе «Мирас» концертларында дирижерлык итми.

  • Фестивальнең арт-директоры — Казан дәүләт консерваториясенең ректор вазифаларын башкаручы музыка белгече, профессор Вадим Дулат-Алиев.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100