news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Миллиард.татар» иң яхшы 20 татар җырын тәкъдим итте

Исемлеккә татар сәхнәсенең төрле буын вәкилләре — Илһам Шакировтан алып Malsi Music'ка кадәр башкарган композицияләр тупланган.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Рөстәм Шакиров). «Миллиард.татар» сайты татар телендә иң яхшы 20 җыр исемлеген төзегән.

Музыкаль топны әзерләү өчен сәбәп - Youtube видеохостингында Фирдүс Тямаевның «Татарлар» клибы барлыкка килүе, дип аңлата басма. Шуннан соң «Миллиард.татар» сайтында «соңгы йөз, ә бәлки аннан күбрәк» еллар дәвамында татарларны берләштергән 20 җырны искә алырга булдык.

Алар арасында Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Асаф Вәлиев, Венера Ганиева һ.б. татар эстрадасы классиклары, шулай ук Лэйна, «Татарка» һәм Malsi Music кебек яңа буын башкаручылары да бар.

Топка кергән барлык композицияләр видеороликларда тәкъдим ителгән. Аларда әлеге җырларның иң яхшы яки иң гадәти булмаган башкарылуы сурәтләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100