news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туфан Миңнуллинның хатын-кызларга багышланган пьесасын җәмәгатьчелеккә укыячаклар

Татар сәхнәсендә яңа тема күтәргән һәм әлегәчә беркайда да куелмаган «Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар» пьесасы – драматургның соңгы әсәрләреннән берсе.

Туфан Миңнуллинның хатын-кызларга багышланган пьесасын җәмәгатьчелеккә укыячаклар
В.Васильев фотосы

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Драматург Туфан Миңнуллинның беркайчан да сәхнәләштерелмәгән «Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар» дип аталган пьесасын театраль җәмәгатьчелеккә укырга планлаштыралар. Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте җитәкчесе, Туфан Миңнуллин белән «Сәхнә» журналында бергә эшләгән Зимфира Гыйльметдинова «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, бу вакыйга март аенда узар дип көтелә.

«2020 елның августында Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тула. Аның арабыздан китүенә май аенда сигез ел була. Бу уңайдан төрле истәлекле һәм мәдәни чаралар оештырырга, шул исәптән драматургның моңа кадәр куелмаган пьесаларын театраль җәмәгатьчелеккә җиткерергә ниятлибез», — диде Зимфира Гыйльметдинова.

Истәлекле чараларның берсе шушы көннәрдә Казанда үтте. Драматург гомеренең соңгы елларында иҗат иткән ике пьесасы әле бер сәхнәдә дә куелмаган булган. Шуларның берсен — «Әбрәкәй» комедиясен театр һәм кино сәнгате вәкилләренә укыдылар. Пьесаны драматургның кызы — Әлфия Миңнуллина-Юнысова үзе укыды. Март аенда ул әсәрнең икенчесен — «Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар» пьесасын тәкъдим итәчәк.

Зимфира Гыйльметдинова очрашу урыны итеп, Казандагы Татар китабы йорты билгеләнергә мөмкин дип әйтте. «Татар китабы йорты җитәкчелеге әлеге проект белән кызыксынды, афишаларны карап барыгыз», — диде Зимфира Гыйльметдинова.

Әлфия Миңнуллина-Юнысова пьеса укуны әтисе гомеренең соңгы елларында яшәгән йортта «фатирник» рәвешендә оештырырга була, дигән тәкъдим дә ясады. «Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар» пьесасын исә ул татар театры өчен көтелмәгән тема, дип бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100