news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Без үзгә, әмма без бергә» фестивале узачак

Бәйгедә Татарстан югары уку йортлары һәм ссузларының һәвәскәр студентлар хор коллективлары катнаша.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Без үзгә, әмма без бергә» фестивале узачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Без үзгә, әмма без бергә» («Мы разные, но мы вместе») дип исемләнгән фестиваль-конкурс уздырылачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татар халык хоры җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин сөйләде.

«Фестивальнең максаты — ТАССР барлыкка килү тарихын һәм Татарстанның җыр мирасын өйрәнүгә, саклап калуга һәм танытуга ярдәм итү. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы студентлар хорлары алдында төрле халыклар әсәрләрен башкару, республикабызда студентлар хор коллективларын активлаштыру, ТАССРның 100 еллыгына багышланган яңа концерт программалары булдыру күздә тотыла», — диде ул.

Ирнис Рәхимуллин сүзләренчә, программада төп таләп — хор коллективының сайлавы буенча ике төрле жанрлы әсәр башкару. «Жюри аларның сәнгатьлелеген, бирелгән тематикага туры килүен бәялиячәк. Мәҗбүри әсәр: „Туган ягым — Татарстан“ җырын башкару (Александр Ключарев музыкасы, Гөлшат Зәйнашева сүзләре). Гаризалар 14 февральгә кадәр кабул ителә», — дип сөйләде ул.

«Җырларны аккомпанемент белән яисә „а капелло“ га да башкарырга мөмкин. Бер коллективның чыгыш ясау вакыты ун минуттан артмаска тиеш. Микрофоннар һәм фонограммалардан файдалану рөхсәт ителми. Беренче сайлап алу туры февраль–мартта, икенче тур март–апрельдә һәм өченче тур гала-концерт форматында майда узачак», — диде Ирнис Рәхимуллин.

Җитәкче фестиваль тарафыннан Татарстанда студентлар хор коллективларын ноталы басмалар белән тәэмин итеп, яңарту һәм активлаштыру планлаштырылуын әйтте. «Бәйге Татарстан Республикасы студентлары арасында хор мәдәниятен пропагандалау юлы белән ТАССР төзелү тарихын һәм Татарстанның җыр мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру максатында уздырыла», — диде ул.


Фестивальне «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте оештыра. Шулай ук бәйгене уздыруда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният институты, «Казан талантлар ачык университеты 2.0» коммерцияле булмаган автоном оешмасы да катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100