news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәшит Заһидуллин Волгоград театрында спектакль чыгара

Ж.Б.Мольер пьесасы буенча куелган «Проделки Скапена» спектакле - Яңа эксперименталь театрның бу сезондагы беренче премьерасы.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар режиссеры Рәшит Заһидуллин Волгоградта спектакль чыгара. 14, 15, 16 февраль көннәрендә «Проделки Скапена» спектакленең премьерасы була. Бу хакта Яңа эксперименталь театрның (НЭТ) матбугат үзәге хәбәр итә.

Ж. Б. Мольер пьесасы буенча куелган «Проделки Скапена» спектакле — Яңа эксперименталь театрның бу сезондагы беренче премьерасы. Ноябрь аенда театрга баш режиссер итеп Владимир Бондаренко куелган. Спектакль куярга Казаннан Рәшит Заһидуллин чакырылган.

Спектакльнең рәссамы — Әсәл Исмәгыйлева. Ул Рәшит Заһидуллин белән бергә Тинчурин театрында «Башмагым-jazz» спектаклен чыгарган иде.

«Режиссер рөхсәте белән кайбер серләрне ачабыз — геройлар Мольер пьесаларына хас булган күпертелгән итәкләрдән йөрмәячәк. Алар текстиль кием, джинсы, пуловердан булачаклар. Рәссам Әсәл Исмәгыйлева аларны шулай күрә», — дип яза театрның матбугат үзәге.

Рәшит Заһидуллин озак еллар Тинчурин театрының баш режиссеры иде. 2019 елның сентябрендә аның театр белән контракты озайтылмады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100