news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли китапханәдә «XX гасырның 100 татар җыры» проекты җырларын тыңлап булачак

Кунакларга җырларның архив һәм винил вариантларын тәкъдим итәчәкләр.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 15 гыйнварда 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «XX гасырның 100 татар җыры» проектын башлап җибәргән музыкант һәм журналист Рәдиф Кашапов җырларның архив һәм винил вариантын тыңлатачак.

«Проектта татар милли музыкасында йөз ел эчендә булган үзгәрешләрне күреп була. Җырларга сылтамалар ачык чыганаклардан алынды. Композицияне теге яки бу чорга керткәндә, аның иҗат ителү, яздырылу, эфирга чыгу вакыты, шул чорга мөнәсәбәте булуы каралды. Җырларның архив һәм винил версияләрен тыңлап карарбыз — шуннан соң сезнең татар эстрадасына карашыгыз үзгәрер», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Рәдиф Кашапов.

Аның сүзләренчә, XX гасыр — татар музыкасы сәхнәгә чыккан һәм халыкка таралуның яңа юлларын тапкан чор. «Йөз ел дәвамында ул баеган, үзгәргән, төрле йогынтыларга эләккән, юлда нәрсәнедер югалтып, ниндидер яңа әйберләрне үзенә алган», — диде ул.

Чарада катнашыр өчен шушы сылтамадан теркәлү үтәргә кирәк.

Проект Казанның тугызынчы балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә эшләнгән.

Рәдиф Кашапов — идея авторы, җырларны өйрәнүче, Гөлназ Бәдретдин — интервьюлар әзерләүче, Алия Сабирова — тәрҗемәче, Дина Гаязова — аудио-расшифровкалаучы, Яна Вахитова — дизайнчы, Сабит Кадыйров — верстка ясаучы, Ильяс Гафаров — административ сораулар өчен җаваплы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100