Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәдәният министры һәм татар театры вәкилләре Милли театр ассоциациясе эшендә катнаша
Петрозаводск шәһәренә Ирада Әюпова белән бергә Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Әлмәт театрының директоры Фәридә Исмәгыйлева, Буа театры директоры Раил Садриев, Кариев театры директоры Луиза Янсуар барган.
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев һәм республика театрлары вәкилләре Милли театрлар ассоциациясенең гамәлгә куелу конференциясендә катнаша.
Милли театрлар ассоциациясенең беренче зур җыелышы Карелиядә уза. Гамәлгә кую конференциясендә Россия Федерациясенең төрле республикаларыннан 31 театры вәкиле катнаша. Алар арасында — Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Әлмәт театрының директоры Фәридә Исмәгыйлева, Буа театры директоры Раил Садриев, Кариев театры директоры Луиза Янсуар бар.
Ассоциация төзү инициативасы белән 2019 елда үзен Россиянең беренче милли театры дип таныткан Александр театры чыккан иде.
Россиянең Милли драма театрының (Александринский театр) матбугат үзәге хәбәр итүенчә, конференциядә оештыру структурасы расланачак, ассоциациянең төп бурычларын һәм эш принципларын билгеләүче Меморандумга кул куелачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз