news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан рус академия драма театрының сәнгать җитәкчесе Михаил Рабинович вафат

Михаил Исакович эшләгән дәвердә театр «академия» статусын алган.

Башкортстан рус академия драма театрының сәнгать җитәкчесе Михаил Рабинович вафат
@kamalteatr Инстаграм аккаунтыннан скриншот

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы Дәүләт академия рус драма театрының сәнгать җитәкчесе Михаил Рабинович вафат. Бу хакта Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», диелгән театр хәбәрендә.

Михаил Исакович Рабинович 1940 елның 23 августында Уфада туган. 1961 елда Уфа авиация институтына укырга керә һәм уку вакытында студентлар театрын оештыручыларның берсе була. 1971 елдан 1976 елга кадәр Щукин исемендәге театр училищесында укый (режиссерлык бүлеге, А.М.Поламишев курсы).

Махачкалада (Дагыстан) М. Горький исемендәге урыс драма театрында режиссер-куючы булып эшли. 1984 елдан - Уфада Республика рус драма театрының баш режиссеры.

1998 елдан башлап Башкортстан Республикасы рус драма театрының сәнгать җитәкчесе була. Театр сәхнәсендә рус, чит ил һәм башкорт авторларының әсәрләре буенча 50гә якын спектакль куелган. Михаил Исакович эшләгән дәвердә театр «академия» статусын ала, берничә тапкыр төрле еллардагы Россиякүләм һәм халыкара фестивальләрдә призер була.

1986 елдан Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта, актерлык һәм режиссерлык курсларының җитәкчесе һәм педагогы була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100