Казанда Нәҗип Җиһановның тууына 100 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр

С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында шул уңайдан әдәби-музыкаль моноспектакль узачак

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). 15 гыйнварда Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында мәшһүр татар композиторы, җәмәгать эшлеклесе, Казан консерваториясенә нигез салган һәм озак еллар аны җитәкләгән профессор Нәҗип Җиһановның тууына 100 ел тулуга багышлап гыйльми советның киңәйтелгән утырышы узачак. ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, утырышта Казахстанның Уральски (Җаек) каласыннан кунакларның катнашуы да көтелә.
16 гыйнварда композиторның тууына 100 ел тулуга багышланган юбилей чаралары кысаларында шунда ук әдәби-музыкаль моноспектакль узачак. Спектакльдә Нәҗип Җиһановның фортепиано, камера-инструменталь һәм вокал әсәрләре, “Алтынчәч”, “Җәлил” операларыннан арияләр яңгыраячак. Моноспектакль мәшһүр композитор, аның якыннары, дуслары, коллегалары хатларына һәм истәлекләренә нигезләнеп эшләнгән. Анда Россиянең халык артисты, профессор Р.Абдуллин, Татарстанның халык артистлары М.Сираҗетдинов, М.Меркушин, Казан дәүләт консерваториясе студентлары һәм педагоглары, Казанның музыка мәктәпләрендә белем алучылар һ.б. катнашачак.