Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тәтештә «Һәр җәүһәрдә — халкым тарихы» дип исемләнгән фольклор бәйрәме булды
Анда мәктәп-интернатта Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырылган барлык 52 чараның иң актив катнашучылары бүләкләнгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Тәтеш, 9 декабрь, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары», Татьяна Кузнецова). Тәтештәге кадет мәктәп-интернатында «Һәр җәүһәрдә — халкым тарихы» дип исемләнгән фольклор бәйрәме узды.
«Тәтеш районының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова һәм татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимованың чарага хөрмәтле кунаклар булып килүе аеруча да сөендерде. Алар яшь буынның гореф-гадәтләрне, йолаларны белүе, әлеге уңайдан кичәләр оештырылуы мактауга лаек булуын билгеләп үттеләр», — дип уртаклаштылар кадетлар.
Педагоглар әйтүенчә, бәйрәмнең тантаналы өлешендә елга йомгак ясалган, анда мәктәп-интернатта Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырылган барлык 52 чараның иң актив катнашучылары бүләкләнгән.
Балалар борынгы тормыш-көнкүрешне гәүдәләндергән татар йортында булдылар, анда әби белән очраштылар. Ул балаларны сандыгындагы хәзинәләре белән таныштырды, аларның тарихын сөйләде, балалар белән халык җырларын җырлады, ә кадетлар аны үзләренең чыгышлары белән шатландырды.
«Туган телдә шигырьләр укыдылар, татар халык биюләрен биеделәр, халык уеннарында бик теләп катнаштылар», — дип уртаклаша бәйрәмнең оештыручысы, мәктәпнең туган тел укытучысы Нәфисә Сиякина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз