news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сабантуй» журналы татар балалары белән онлайн-очрашуларны Башкортстаннан башлый

Татар телендә иҗат итүче балаларны барлау максатыннан, «Сабантуй» журналы атна саен чит төбәкләрдә яшәүче татар балалары белән онлайн очрашу оештырырга җыена.

«Сабантуй» журналы татар балалары белән онлайн-очрашуларны Башкортстаннан башлый
Рамил Гали

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). «Сабантуй» журналы чит төбәкләрдә яшәүче татар балалары белән Zoom платформасы аша онлайн очрашулар циклы башлый. Беренче очрашу 10 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Башкортстанның Бәләбәй районының «Бәләбәй шәһәре сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе»нең 4 сыйныф укучылары белән үткәрелә. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Гимназия директоры Дамир Хәбибрахманов та мондый очрашуга бик шат булуын белдергән.

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова укучыларны «Сабантуй» басмасының яңа сәхифәләре белән таныштырып, журналның яңа инновацион юнәлешләре, YouTube каналдагы видеолары, төрле бәйгеләр белән таныштырачак. Мондый очрашулар татар телендә иҗат итүче балаларны барлауга да зур этәргеч булачак, ди оештыручылар.

Журнал хезмәткәрләренең Казан мәктәпләрендә белем алучы балалар белән очрашып сөйләшү мөмкинлеге бар. Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче милләттәшләр белән элемтәне ныгыту, «Сабантуй» журналы укучылары санын арттыру максатыннан, атна саен онлайн-очрашулар үткәрелә башлый.

«Сабантуй» журналы редакциясе онлайн-очрашуларны Уфа шәһәрендәге татар мәктәп-гимназияләре белән дә үткәрергә җыена. Россиянең башка төбәкләрендәге татар телендә белем бирүче уку йортлары белән дә сөйләшүләр алып барыла, диелә бу хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100