news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Халыкара «Илһамият» конкурсы нәтиҗәләрен игълан иттеләр

Бәйгедә барлыгы 72 лауреат булды.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Казанда Халыкара «Илһамият» нәфис сүз һәм җыр бәйгесенең нәтиҗәләрен игълан иттеләр.

«Безнең бәйгедә ике номинация бар — вокал һәм нәфис сүз. Һәр номинациядә дүрт яшь категориясе бар. Барлыгы 72 лауреат булды», — ди бәйгене оештыручыларның берсе Татарстанның халык артисты, профессор Эльмира Хамматова.

Аның сүзләренчә, сәләтле балалар күп. «Сәләтле балаларны күреп алып, аларга алга таба үсәргә ярдәм итәргә кирәк. Бәйгедә мотивация дә кирәк. Әйтик, быел өченче урын алса, икенче елга беренче булырга мөмкин. Сәхнәдә көнләшү дә булырга тиеш. Әгәр йоклап йөрсәң, сине узалар да китәләр», — ди ул.

«Бәйгенең тагын бер яхшы ягы бар. Без балаларны татар милләтенең бөек шәхесләре белән якыннан таныштырабыз. Конкурс бишенче тапкыр үткәрелде. Һәр бәйгене бер шәхескә багышлап үткәрәбез. 2016 елны Габдулла Тукай белән Габдулла Кариев иҗатына багышлаган идек. Аннан соң Сара Садыйкова иҗатын зурладык. Аннары Нури Арслановны сайладык. Быелгысы Илһам Шакировның якта истәлегенә багышланды», — ди Эльмира Хамматова.

Гала-концертта Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла да катнашты.

«Мондагы балаларның һәммәсе дә артист булмый. Минемчә, сәнгатькә якын кеше мәрхәмәтлерәк була. Иҗади кеше башка өлкәдә дә уңышларга тизрәк ирешә. Җәмгыятебезнең, милләтебезнең берлеген күрсәтә торган нәрсә — ул «Илһамият». Бу бәйге үз урынын тапты. Киләчәктә юлы озын булсын», — диде депутат.

Пермь, Төмән, Әстерхан шәһәрләреннән, Башкортстанан Республикасы, Үзбәкстан һәм Төрекмәнстан илләреннән килгән катнашучылар бар. Бәйгенең жюри составында Татарстанның халык артистлары Фердинант Сәләхов, Римма Ибраһимова, Эльмира Хамматова, профессор Алсу Еникеева, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наил Сафиуллин һәм башкалар бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100