news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Идел-йорт»та җиңгән Сарман халык театры 1 миллион сум белән бүләкләнде

«Идел-йорт» театр коллективлары бәйгесендә ике коллектив гран-прига лаеклы дип табылды.

«Идел-йорт»та җиңгән Сарман халык театры 1 миллион сум белән бүләкләнде

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Ш. З. Закиров исемендәге XIX Төбәкара «Идел-йорт» театр коллективлары бәйгесенең бүләкләү тантансында җиңүчеләр билгеле булды. Гран-прига лаеклы Сарман халык театры коллективы 1 миллион сум белән бүләкләнде.

Быел «Идел-йорт» бәйгесендә Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан өстәмә бәйге оештырылды. Ул Татарстаннан читтә, Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендәге театрлар арасында булды.

Дипломантлар: Баулы районы М. Җәлил исемендәге мәдәният йортының татар халык театры; Теләче районы «Сердәш» мәдәният йортының халык театры; Балык Бистәсе район мәдәният йорты халык театры; Яшел Үзән музыкаль театры; Тукай районы Теләнче-Тамак халык театры; Самара өлкәсенең Камышлы татар халык театры, Чувашия Республикасының Ф. Бурнаш исемендәге «Бикшик» халык театры, Башкортстан Республикасы Шаран районы «Нур» халык театры.

1 урын лауреаты: Актаныш районы Киров авылы мәдәният йортының халык театры

2 урын лауреатлары: Мөслим район мәдәният йортының халык театры; Азнакай шәһәре районы мәдәният йортының халык театры.

3 урын лауреатлары: Башкортстан Республикасы Илеш районы Югары Яркәй авылы «Чагыл» халык театры; Мамадыш район мәдәният йорты халык театры.

Өстәмә бәйгедә җиңүчеләр:

1 урын лауреатлары: Ульяновск шәһәре «Нур» татар халык театры.

2 урын лауреатлары: Ульяновск шәһәре Үзәк мәдәният идарәсенең татар мәдәнияты үзәге каршындагы Бари Тарханов исемендәге халык театры; Самары өлкәсе Камышлы районы Халик Садриев исемендәге Иске Ярмәк мәдәният йорты каршында эшләп килгән театр труппасы.

3 урын лауреатлары: Иваново өлкәсе «Милләтем» театр студиясе; Удмуртия Республикасы Ижау шәһәре «Чулпан» үзешчән татар театры.

Гран-при ияләре дә икәү булды. Татарстаннан читтәге төбәкләр арасында бу бүләккә Чиләбе өлкәсе Чиләбе шәһәре үзешчән татар театры лаеклы булды. Шулай ук, Сарман район мәдәният йортының халык театры — гран-при иясе.

Бүләкләү тантанасы гран-при җиңгән Сарман район мәдәният йортының халык театрының «Кыю кызлар» спектакле белән дәвам итте. Әлеге театр коллективы 1 миллион сум белән бүләкләнде. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан аларга Омск өлкәсенә гастрольләр оештырылачак.

Әлеге бәйгене гамәлгә куючы һәм төп оештыручылары — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге.

«Идел-йорт» - төбәкара театр коллективлары бәйгесе. Ул, 2018 елдан башлап, Г. Камал театрының директоры булган Шамил Закиров исемен йөртә.

Быелгы «Идел-йорт» бәйгесендә 250 коллектив катнашты. Җиңүчеләр өч этаптан соң билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100