news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әхәт Гаффарның юбилей кичәсе Балык Бистәсе талантларын бергә җыйды

Татарстан язучылар берлегенең Тукай клубында язучының 70 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе бара.

Әхәт Гаффарның юбилей кичәсе Балык Бистәсе талантларын бергә җыйды
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 декабрь, "Татар-информ', Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле татар язучысы Әхәт Гаффар үзенең иҗат кичәсен талантлы якташлар очрашуы буларак күзаллаган. Татарстан язучылар берлегенең Тукай клубында язучының 70 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе бара.

Әхәт Гаффар тумышы белән Татарстанның Балык Бистәсе районының Олы Әшнәк авылыннан. Язучыны котларга Балык Бистәсе районыннан чыккан талантлар - танылган артистлар Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләй килгән, алар язучы иҗатыннан өзекләр, шигырьләр укыдылар.

Кичәне Әхәт Гаффарның тагын бер якташы - авылдашы, Тинчурин театры артисты Ирек Хафизов алып бара. Ул бик горурланып үзенең Әхәт Гаффар белән бер урамда яшәвен, Олы Әшнәк авылында хәзер бу урамның Әхәт Гаффар урамы дип аталып йөртелүен әйтте.

Әхәт Гаффар Балык Бистәсеннән бик күп язучылар чыгуын искә төшерде. Язучы Балык Бистәсе районының Болгар җирләре булуын искәртте. Бу яктан язучыларның күп чыгуын Кол Галинең шушы җирләрдән булуына бәйләп аңлатты. Үзенең яза башлавын ул якташ язучысы Вакыйф Нуруллин белән бәйләде.

Язучылар берлегенең Тукай клубына язучыны котларга каләмдәшләре, якташлары һәм иҗатын яратучылар килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100