news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта татар рәссамнарының күргәзмәсе ачыла

Эльмира Мостафина, Рәис Тимергалиев, Рәшит Моратов һәм Роберт Мифтахетдинов тамашачылар игътибарына үз картиналарын тәкъдим итәчәк.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). 9 ноябрьдә Санкт-Петербург шәһәренең Торжковская урамында урнашкан китапханәдә татар рәссамнарының Уңыш бәйрәменә багышланган «Матурлык һәркайда яши» дигән күргәзмәсе узачак. Бу хакта Cанкт-Петербур һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы хәбәр итә.

Эльмира Мостафина, Рәис Тимергалиев, Рәшит Моратов һәм Роберт Мифтахетдинов тамашачылар игътибарына үз картиналарын тәкъдим итәчәк. Рәссамнар шул рәвешле безне әйләндереп алган дөньяның бөтен матурлыгын күрсәтәчәк.

Күргәзмә ачылышында «Акчарлак» татар ансамбленең чыгышы да көтелә. Артистлар милли җырлар һәм биюләр башкарачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot