news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрында сәхнәсендә һөнәри булмаган актер чыгыш ясаячак

Казанда «Халык театры» бөтенроссия талантлар конкурсына кастинг уза.

Камал театрында сәхнәсендә һөнәри булмаган актер чыгыш ясаячак
Султан Исхаков

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Декабрь аенда Камал театры сәхнәсендә беренче тапкыр профессиональ булмаган актер чыгыш ясаячак. Аны «Халык театры-2019» бөтенроссия конкурсы кастингында эксперт жюри сайлап ала. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Камал исемендәге театрның маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Илшат Латыйпов хәбәр итте.

«Конкурста катнашу өчен туксанлап гариза керде. Конкурс нәтиҗәләре буенча без Камал театры сәхнәсендә рольләрнең берсен уйнаячак бер катнашучыны сайлыйбыз», — диде маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Илшат Латыйпов.

Казанда кастинглар Актерлар йортында 8 октябрьдә башланды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүче сайлап алыначак. Ул декабрь аенда тамашачылар һәм экспертлар алдында профессиональ труппа белән бергә зур сәхнәдә чыгыш ясаячак. Проект финалында эксперт-хөкемдарлардан иң күп тавыш җыйган катнашучы cпектакльдә роль башкарачак.

«Халык театры-2019» конкурсы бөтен Россия буенча сигез театрда уза. Аның барышында профессиональ булмаган бер актер сайланачак, ул сәхнәдә тәҗрибәле артистлар белән уйнаячак. Конкурста теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен театрны ярату һәм иҗади мохитка кереп китү теләге кирәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot