ТР Дәүләт Җыр һәм бию ансамбле хәйрия акциясен дәвам итә

Сәнгать сөючеләр игътибарына “Дөнья халыкларының җыр һәм биюләре” дигән программа тәкъдим ителә
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). 12 октябрь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Концерт залында ТР Дәүләт Җыр һәм бию ансамбле “Дөнья халыкларының җыр һәм биюләре” дигән концерт тәкъдим итә.
Билгеле булганча, чара ансамбль тарафыннан игълан ителгән “Әйдәгез, дуслашыйк!” дигән хәйрия акциясе кысаларында уздырыла. Бу көнне шулай ук Карелиянең “Кантеле” җыр һәм бию ансамбле артистлары да катнашачак, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: 16 ноябрьдә ТР Дәүләт Җыр һәм бию ансамбле “Тарихка сәяхәт” дигән үзенчәлекле программа тәкъдим итә. Бу көнне артистлар халкыбызның риваятьләрен җыр һәм бию телендә сурәтләячәк.
7 декабрьдә сәнгать сөючеләрне мәхәббәт, туган җирне ярату, рухи кыйммәтләр һәм хезмәт кебек кешегә хас сыйфатларга багышланган “Җиде энҗе бөртеге” дигән программа көтә.