news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мөселман киносы фестивале ике кинофорум белән килешү төзегән

«Бу килешүләр безнең өчен яңа мөмкинлекләр ача», — дип белдерделәр Казан кинофестиваленең матбугат хезмәтеннән.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Лиля Шәйхетдинова). Казан халыкара мөселман киносы фестивале оештыручылары Мәскәүнең «Литература и кино» һәм Санкт-Петербургның «Влюбленные в искусство» кинофорумнары белән хезмәттәшлек килешүенә кул куйган.

«Бу килешүләр безнең өчен яңа мөмкинлекләр ача. Алар ярдәмендә без бер-беребез арасында фестиваль программалары, фильмнар белән алмашына, уртак проектлар эшли алабыз», — дип белдерделәр Казан кинофестиваленең матбугат хезмәтеннән.

Хәзерге вакытка Казан халыкара мөселман киносы фестивале оештыручылары хезмәттәшлек турындагы 16 документка кул куйган. Әлеге чара региональ кино базары кырында узган.

                                                                              

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100