news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Полина Илюшкинаның ТАССР 100 еллыгына багышланган күргәзмәсе ачылды

Күргәзмәнең тематикасы - буддизм һәм ислам илләре, шулай ук рәссамның Татарстанда иҗат ителгән картиналары.

Санкт-Петербургта Полина Илюшкинаның ТАССР 100 еллыгына багышланган күргәзмәсе ачылды
Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасының даими вәкиллеге ярдәме белән Санкт-Петербургтагы Милләтләр йортында Казан рәссамы Полина Илюшкинаның ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Җир шары буенча мольберт белән» дип аталган күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәнең тематикасы - буддизм һәм ислам илләре, шулай ук рәссамның Татарстанда иҗат ителгән картиналары, татарстанлыларның хезмәт казанышлары һәм рәсем һәм графикада республиканың күренекле урыннары.

  • Полина Илюшкина — халыкара фестивальләр лауреаты; академик, халыкара, бөтенроссия, төбәкара күргәзмәләрдә катнашучы. Рәссамның эшләре Россия Сәнгать академиясе фондында, Россия һәм чит илләрдәге дәүләт һәм шәхси коллекцияләрдә саклана.
  • Полина Илюшкина 1990 елда Казанда туа. 2005-2009 елларда Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында укый. 2015 елда Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтын тәмамлый.
  • Ул Россия Рәссамнар берлеге (халыкара рәссамнар федерациясе), Россия Рәссамнар берлеге (ЮНЕСКО каршындагы халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе) әгъзасы.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100