news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данил Салихов Азия форумында: Татар язучылары хезмәттәшлеккә һәрчак әзер

Татарстан һәм Казахстан язучылары арасында хезмәттәшлек турында рәсми килешү имзаланды.

Данил Салихов Азия форумында: Татар язучылары хезмәттәшлеккә һәрчак әзер
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов 4-6 сентябрьдә Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендә узган Азия илләре язучыларының I форумында катнашты. Түгәрәк өстәл утырышында ясаган чыгышында ул татар язучыларының карендәш каләм ияләре белән хезмәттәшлеккә һәрчак әзер булуларын әйтте. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итте.

Форумга дөньяның 38 иленнән – Россия, Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әфганстан, Монголия, Иордания, Согуд Гәрәбстаны һәм башка илләрдән язучылар җыелды.

Алар  язучылар арасында теләктәшлек, уртак әдәби проектлар булдыру, тәрҗемәләр проблемасын чишү турында фикер алышты. Форумда Татарстан һәм Казахстан язучылары арасында хезмәттәшлек, уртак проектлар турындагы рәсми килешүгә кул куелды.

Татарстанның Казахстандагы тулы вәкаләтле вәкиллегендә Данил Салихов Казахстанның татар һәм башкорт активы белән дә очрашты. Очрашу вакытында татар китапларын пропагандалау, тарату, тәрҗемәләр турында сөйләшүләр булды, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100