news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театрында Фәрит Бикчәнтәев «Кичер мине, әнкәй» драмасының репетицияләрен башлады

Театр яңа сезонын премьера белән ача.

Әтнә театрында Фәрит Бикчәнтәев «Кичер мине, әнкәй» драмасының репетицияләрен башлады
Театрның матбугат үзәге

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә театрында Рабит Батулла пьесасына нигезләнгән «Кичер мине, әнкәй» драмасының репетицияләре башланды.

«Спектакльне сәхнәгә якташыбыз, танылган режиссер Фәрит Бикчәнтәев куя», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Август башыннан Әтнә театры коллективы җәйге яллардан соң эшкә чыккан һәм яңа спектакль әзерли башлаган. Театр яңа сезонны премьера белән ачарга җыена.

«Премьера октябрь аенда булыр дип тәгаенләнә», — ди театрның матбугат үзәге.

Үткән юбилей сезонында Фәрит Бикчәнтәев Әтнә театрында Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» спектаклен чыгарган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100