news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәтеш районында фольклор-этнографик һәм лингвистик экспедиция булды

Әлеге экспедиция мордва авылларында традицион мордва фольклоры үрнәкләрен ачыклау һәм җыю максатыннан уздырылды.

(Тәтеш, 2 июль, «Татар-информ», «Тәтеш таннары»). 28 июньнән 2 июльгә кадәр Тәтеш муниципаль районында Мордовия Республикасы Хөкүмәте каршындагы гуманитар фәннәр, фәнни-тикшеренү институты галимнәреннән торган комплекслы фольклор-этнографик һәм лингвистик экспедициясе булды.

Әлеге экспедиция мордва авылларында традицион мордва фольклоры үрнәкләрен ачыклау һәм җыю, гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр турында мәгълүматлар язу, Тәтеш районы территориясендә яшәүче мордва халык иҗатын саклау һәм актуальләштерү максатыннан оештырылды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot