news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә театр, кино яки музейларга йөрү өчен яңа түләүләр барлыкка киләчәк

«Пушкин карталары» программасына барлык төбәкләрдәге театрлар, музейлар, концерт заллары һәм китапханәләр кушылачак.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). 1 сентябрьдән башлап Россиядә 14-22 яшьлек кешеләр өчен яңа түләүләр барлыкка киләчәк. Бу акчаны театрга, кино яки музейларга йөрү өчен тотарга мөмкин булачак.

Пушкин картасы турында Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгында узган очрашуда сөйләделәр.

Очрашуда Мәдәният министрлыгы карамагындагы оешмаларны әлеге проектка кертү турында сөйләштеләр. Фикер алышуда шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Казан шәһәре Думасы депутаты Гүзәл Сәгыйтова, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов һәм башкалар катнашты.

Искәртеп үтик, Россиянең мәдәният министры Ольга Любимова илдә «Пушкин карталары» барлыкка киләчәк һәм аларга дәүләт дүрт айга өчәр мең сум салачак дип хәбәр иткән иде. Әлеге акчаны мәдәни чараларда катнашу өчен тотарга мөмкин булачак.

Программага барлык төбәкләрдәге театрлар, музейлар, концерт заллары һәм китапханәләр кушылачак.

«Пушкин картасы» турында Россия Президенты Владимир Путин «Туры элемтә» вакытында әйткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100